“Ел укытучысы – 2018” йомгаклары

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Конкурс – ул һәрвакыт сынау. Профессионализм, күңел көче, омтылыш, характер сынавы. Конкурс – ул үзеңне башкаларга күрсзтү, ачылышларыңны тәкъдим итү һәм башкалардан тәҗрибә туплау. Конкурс ул – аерым бер дөнья, аралашу, ярышу, табышлар һәм уңышлар ул.

Ел укытучысы конкурсының йомгаклары билгеле булды. 21 катнашучы арасында “Дәрес”, “Мастер – класс”, Класстан тыш чара” этаплары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:

-    Җиңүчеләр: Синицына Наталья – Югары Ослан мәктәбенең химия укытучысы, Гатина Эльза -  Иннополис мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы.
-    Призер: Лазарева Роза – Коргуза мәктәбенең география укытучысы.

Номинацияләрдә җиңүчеләр арасында:
-    «Педагогик дебют» - Гусев Сергей, Куралово мәктәбенең физкультура укытучысы;
-    бу номинациядә призер булып Тулаева Яна – Яр Морквашының башлангыч класслар укытучысы танылды.
-    Конкурсның зона һәм республика этабы 2019 нчы елда узачак.

Җиңүчеләргә уңышлар телик!
    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International