Кытай республикасына визит

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясе һәм Кытай халык республикасы Коммунистлар партиясе төзегән килешү буенча 13 – 21 нче декабрь көннәрендә Партиянең яшь политиклары делегаөиясе Партиянең генераль Советы члены һәм РФ ның экономика сәясәте буенча  Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Денис Борисович Кравченко җитәкчелегендә Кытай республикасында рәсми визит белән булып кайттылар.

Визит вакытында алар промышленность һәм сәүдә буенча Бөтенкытай федерациясе вәкилләре белән очраштылар. Экономик һәм инвестиөион диалог аларны Чжуньгуаньцунь фәнни – технологик Үзәгенә алып килде. Бу Үзәк үзеңнең ИТ-бизнесыңны башлап җибәрү өчен тәҗрибә учагы булып тора.

Кытайның сервис-провайдеры булган «Inspur Group» компаниясе ИТ-продукциясе чыгару буенча дөньядагы 100 ил арасында 5 нче урынны яулый.

Визит вакытында КПК ның Цзинань шәһәрендә даими комиссияләр эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International