Хөрмәтле МЧС хезмәткәрләре һәм коткаручылар!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Кеше гомерен коткару – бик җаваплы, катлаулы, ләкин почетлы эш. Сез һәрвакыт кешегә ярдәм кирәк җирдә буласыз: төтендә, буранда, утта, авария булган җирләрдә, ташуда батучылар янында, кайгыга дучар булган кешеләр янында.
Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез бүтәннәрне бәладән коткарасыз. Батырлык – ул яхшы, ләкин көтелмәгән хәлләрне алдан профилактикалау тагын да яхшырак.
Сезгә барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге теләп калам! Сезгә Яңа ел зурдан – зур уңышлар алып килсен!