Бүген район культура йортында район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре балаларының Яна ел бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Быел узган еллар традицияләрен бозып, Ксения Анохина җитәкчелегендәге “Светлячок” дип аталган балалар театры ата-аналарга “Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы” дигән тамаша күрсәтте.
Балалар беренче минутта ук әкият дөньясына чумып, дусларча атмосферада әкиятне ахырга кадәр чын артистларча уйнап чыкты.
Аннан сон уеннар, яңа ел җырлары, Кыш Бабай белән чыршы тирәсендә әйләнүләр, бүләкләр, призлар – бар да булды.