Осланда Толстой елын ябу

2018 елның 28 декабре, җомга

2018 нче ел быел рус әдәбияты классигы Л.Н.Толстойга багышланды, чөнки язучының иң истәлекле һәм тарихи вакыйгаларга бай еллары Казанда узган.

Бе елгаа багышлап район мәктәпләрендә бик күп чаралар узды һәм аның соңгысы – ябылу тантанасы – Куралово мәктәбендә булды. Сарбаева Н.П. җитәкчелегендәге коллектив бәйрәмгә А.П.Шерер салоны атмосферасы тудырган иде.

Чарада романслар, буктрейлерлар, вальслар яңгырады. Матюшино мәктәбеннән Гадельшина Зарина үзе язган шигырьләре кергән эссены укыды.

Толстой темасын даими тема итеп калдырырга карар корылды, чөнки аның иҗаты һәр заман өчен актуальлеген югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International