Яңа ел килеп җитте

2018 елның 28 декабре, җомга

Яңа ел - серле бәйрәм. Аны бала – чагалар да, ата – аналар да, карт – корылар да бик көтеп каршы ала. 

Районның барлык балалар бакчаларында да Яңа ел чыршысы тирәсендә әйлән – бәйлән чарасы узды.
Анда балалар серле могҗизага чумып, кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашуны, алардан бүләкләр көтте. Алар әкият геройлары булып бик матур тамашалар куйды, бар да гөрләде, бар да шатланды...

Мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова һәркемне Яңа ел белән котлады, барысына да туасы елда уңышлар теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International