28 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә хөрмәтләү тантанасы булды. Уточкиннар гаилəсе Василий улы Александр һәм Андрей кызы Мария зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттелəр.50 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна.
Бу парлар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп балаларын, оныкларын, оныкчыкларын саныйлар. Бу гаилә авыл җирлегендә хөрмәткә лаек, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар. Юбилярларны ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.