Балаларның хәйрия чыршысы

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген район культура йортында сәламәтлеге чикләнгән һәм күп балалы гаиләләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр.

Җыелган балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов котлады. Ул бигрәк тә ел саен ярдәм кулы сузучы депутат Александр Черемновка, аның ярдәмчесе Фәридә Муллагаливанага, фирма директоры Химтрейд Владимир Устиновнка балалар тормышына битараф булып калмаулары өчен зур рәхмәтен белдерде.

Шул чиратта балаларга,  алар янына кунак булып килгән Кыш Бабай белән Кар кызына, әкият геройларына  матур теләкләр теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International