Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән утырыш

2018 елның 28 декабре, җомга

Район башлыгы Марат Зиатдинов  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән кышка терлек тоту сораулары буенча утырыш.

Беренче булып районның авыл хуҗалыгы бүлеге башлы Р. Гобәйдуллин һәр ферманың терлек тоту буенча проблемаларын күрсәтеп үтте.

Оператив белешмәләргә караганда, эре мөгезле терлек башы районда 480 башка кимегән. Аның күбесе" Агрофирма Заря" и "Агрофирма Нармонка" предприятиеләренә туры килә.

Бозау үрчетү дә быел 28% ка кимегән. Сөт җитештерүдә шул ук күрсәткечләр калган.

Утырышта шулай ук ялсыз эш көне оештыру, дежур торуны графикка салу, хезмәт дисциплинасын үтәү, янгын чыгу куркынычсызлыгы, техника эше турындагы сораулар күтәрелде.

Район башлыгы барысын да тынлаганнан соң эш хакын вакытында түләү, терлекләрне вакытында ашату, рационны саклау проблемалары сорауларына җавап бирде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International