Ел узып китте, йомгаклар ясала. Бүген быелгы елны соңгы оператив утырышы район Советының Актлар залында төрле темаларга багышланды.
Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде.
Аның эшендә район башлыгы урынбасары С.Осянин, финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов катнашты.
Барлык бүлек башлыклары үз эшләренә йомгак ясадылар.
Ахырдан район башлыгы барысын да Яңа ел белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде.