Яңа ел бәйрәме алдыннан, 24-26 нчы декабрь көннәрендә районның эчке эшләр бүлеге балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә “Полицай Кыш Бабай” дигән акция уздырды.
Кыш Бабай белән Кар Кызыннан котлаулар һәм бүләкләрне авыр хәлдә яшәүче гаиләләргә җиткерделәр алар.
Ата – аналар белән профилактик әңгәмә, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска, үз бурычларын үтәргә чакырып сөйләшү дә булды. Яңа ел көннәрендә янгынга каршы инструктаж да бирелде.