2019 нчы елга куелган планнар турында район башлыгы Марат Зиатдинов белән әңгәмә.
“Марат Галимңанович, 2018 нче ел нәрсәсе белән истә калды?
- Катлаулы экономик ситуациягә карамастан, барлык алга куелган планнар тормышка ашырылды”
- ТР Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән 23 республикакүләм программаларда катнашып, төзелешләр, яңа объектлар тапшырдык, грантлар оттык, һәр сферада җиңүләр яулауга ирештек.
- Авыл җирлекләре үзара салым акчаларын бик аңлы рәвештә тормышка ашырды. Алар аркасында халык теләгән объектларны яңартылды, юллар ремонтланды, зиратлар төзекләндерелде, суүткәргечләр яңартылды.
Алдагы 2019 нчы ел безнең алда яңа бурычлар куя. Яңа спорт мәйданчыклары, Идел ярында бара торган проектны тормышка ашырып бетерү һ.б, һ.б.
Күпләрне борчый торган торак һәм юллар мәсьәләсе буенча күпквартиралы йортлар ремонтланды, кайсыларының түбәсе ябылды. Ямбулатовода 10 шәхси йорт төзелде.
Икенче елга Югары Осланда тагын социаль ипотека программасы буенча 24 квартиралы йорт төзеләчәк.
Авыл җирлегендә калучы яшь гаиләләргә дә йортлар төзеләчәк.
Алга таба сорауларның иң приоритетларына өстенлек биреләчәк.