Югары Ослан район башлыгының Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлавы

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Яңа ел - кешенең иң көтеп алган бәйрәме. Без кечкенәдән үк тылсымлы маҗараларга ышанып үсәбез һәм хыялларның тормышка ашуын көтәбез. Яңа ел узганны, хәзергене һәм киләчәкне бәйли торган һәм яңа максатлар куя торган бәйрәм ул. Ә Христосның туган көне безнең йөрәкләрне якты тойгылар, ярату, мәрхәмәтлек белән тутыра.
Узган ел барыгызга да яулаган уңышлары, тормышка ашкан өметләре, чишелгән катлаулы сораулары белән искә кереп калсын

Барыгызга да районыбыз үсешендә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм!
Бу бәйрәм көннәрендә минем иң җылы теләкләремне кабул итеп алыгыз! Бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын 2019 нчы елда!

Яңа ел белән, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International