“Яңа ел – шәмнәр, чыршы, әйлән – бәйлән”

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

31 нче декабрьдә Мәйдан авылы клубында Яңа ел маскарады “Яңа ел – шәмнәр, чыршы, әйлән – бәйлән” дип аталды. Авыл җирлеге башлыгы якташларына җылы котлауларын җиткерде.

Әкият геройлары халыкка чын Яңа ел кәефен җиткерде.

Барысына да Кыш Бабай һәм Кар Кызы үзләренең бүләкләрен тапшырды. Уен, көлке, ярыш, җыр, бию тавышлары озак гөрләде бу көнне. 

Соңыннан Яңа ел дискотекасы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International