Яңа ел бөркәнчеге

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел – якты, серле, кабатланмас, шау-гөрле, искиткеч бәйрәм.Ул –  бүләкләр, сюрпризлар, хыяллар һәм тылсым бәйрәме.

31 нче декабрьдә Ямбулатово авылында  “Яңа ел бөркәнчеге” дигән күңелле бәйрәм оештырылды. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов ачып җибәрде.

Монда килүчеләр Кыш Бабай  һәм Кар кызы белән бергә әкият дөньясына чумдылар. Залда утыручылар да тамашада катнашты.  Төп Яңа ел призына лоторея да уйналды.

Бәйрәм бик матур узды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International