31 нче декабрьдә Куралова культура йортында “Яңа ел белән, дуслар!” дип аталган кичә булды. Күңелле уеннар, искиткеч биюләр, матур җырлар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы тирәли әйлән – бәйлән – барысы да сизелмичә үтеп китте.
Шунда ук Яңа ел лотореясы да уйнатылды. Бүләкләр арасында телерадиотапшырулар вәкилләре бүләк иткән 3 цифрлы приставка да бар иде.