Безгә Яңа ел ашыга

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елны олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп ала. Аннан һәркем тылсым һәм серле вакыйгалар көтә.

31 нче декабрьдә Макыл авылы халкы өчен культура йортында Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында “Безгә Яңа ел ашыга” дигән тамаша булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Алина Матвеева авылдашларын Яңа 2019 нчы ел белән котлады һәм бик матур теләкләрен җиткерде.

Көлке, мәзәк, күңелле биюләр төн буе өзелеп тормады. Күңел күтәренкелеге һәркемнең йөзеннән китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International