“Кыш Бабайда – кунакта”

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

Кыш Бабай, Кыш Бабай –
Ул безне ярата.
Ул безгә Яңа ел
Бүләге тарата.

31 нче декабрьдә Яңа Юл клубында Яңа ел кичәсе булып узды.

Беренче булып халыкны клуб мөдире Сәрия Ефимова котлады.

 Шуннан әкият тамашасы башланды. Узып баручы Эт елы үз хокукларын якынлашып килүче Дуңгызга тапшырасы килмәде.

Балалар Чегән, Чыршы, Яңа ел, Кыш Бабай, Кар кызы булып киенгән. Алар бәйрәмнең буеннан – буена тамашачылар белән хәрәкәтле уеннар башкарды

Бәйрәм бик күңелле узды. Соңыннан лоторея уйнаттылар. Бер кеше дә бүләксез китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International