1 нче январьда Печище авыл клубына халык күп җыелган иде. Традицион бал – маскарадка төрле яшьтәге кеше килгән.
Бу көнне клуб хезмәткәрләре Яңа ел тылсымлы бәйрәменә бик күңелле программа хәзерләгән иде.
Программаны “Волгари” инструменталь ансамбле ачып җибәрде.
Аннан соң әкият геройлары халыкны Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштырды. Клуб мөдире Галина Полякова һәм кунак булып килгән Газинур Галимҗанов беркемгә дә күңелсез утырырга бирмәде. Бик күп җырлар җырланды, бик күп уеннар уйналды.
Кеше бик кәнәгать булып таралышты.