“Самовар янында”

2019 елның 2 гыйнвары, чәршәмбе

Шундый җылы исем белән районның Яшьләр клубы халыкны урамда самовар янында коймак белән чәй эчү чарасына җыйды. Мондый бәйрәмнәр картларның эмоциональ яктан сәламәтлеген үстерү өчен оештырыла.

Әкият геройлары булып уйнап, частушкалар җырлап, чәй эчеп уздырды алар бүген көннәрен.

Чәй янында бал да, варенье да, төрле камыр ашлары да күп иде. Халык күңел ачты, уйнады,  җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International