Күптән түгел Татарстанның 253 яшь таланты исемен эченә алган балалар җиңүенең энцеклопедиясе дөнья күрде. Алар арасында Югары Ослан районыннан да 3 кеше исеме бар:
Дмитрий Потягунин (Шеланга), Ксения Тиханчук һәм Азалия Хәйруллова (Югары Ослан).
Дмитрий быел Шеланга мәктәбен тәмамлады. 12 яшеннән бик тыгыз спорт белән шөгыльләнде: футбал, җиңел һәм авыр атлетика, танецлар. Күп кенә республика һәм Бөтернроссия хәрби конкурслары җиңүчесе.
Гимназиянең 9 нчы класс укучысы Ксения Тиханчук – балалар сәнгать мәктәбе укучысы, күп еллардан бирле эстрада вокалы, хореография һәм фортепиано белән шөгыльләнә. Шулай ук күпләгән республика һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.
Азалия Хәйруллова үзенең 12 яшендә инде бик зур уңышларга иреште. вокал, хореография һәм скрипка буенча Халыкара конкурсларына барып җитте.