Югары Ослан районы культура йорты Яңа ел бәйрзәмнәре көннәрендә төрле тамаша һәм уеннар үзәгенә әверелде.
3 нче январьда анда балалар һәм аларның ата – аналары өчен “Кышкы уеннар” дигән күңелле тамаша оештырды.
Балалар, әкият геройларына ияреп, төрле уеннарда катнашты. Күңелле музыка астында таудан шуды, боздан фигуралар ясады, фотога төште.