4 нче январьда район китапханәсендә татар язучысы Р.Г.Төхвәтуллинның 110 еллыгына багышланган “Татар авылының көнкүрешен язучы” дигән күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын ачып биргән әсәрләр, язучы турындагы истәлекләр урнашкан.
Аның искиткеч эчтәлекле лирик әсәрләрендә авыл тормышы төрле яктан ачып бирелгән.
Барыгызны күргәзмәдә көтеп калабыз!