Район китапханәсендә драматург Әхәт Гафарның 70 еллык юбилеена багышланган «Сызылып таңнар атканда» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Әхәт Гафар Балык Бистәсе районының Зур Әшнәк авылында туып үскән. Аның турында әдәбият җәмәгатьчелеге “Бурыч” дигән хикәясе һәм шул ук исемдәге китабы басылып чыккач сөйли башлады. Аның 2 дистәдән артык рус, татар, башка телләрдә иҗат ителгән китплары дөнья күрде.
Ул прозаик кына түгел, ә драматург булып та танылды. Аның пьесалары күренекле язучылар Г.Тукай, М.Җәлил, М.Вахитов тормыш юлына багышланган.