«Жырлыйк эле!»

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

4 нче январьда Югары Осланның үзешчән сәнгать осталары Гөлггенә Дәүләтшина, Ләйлә Кадырова, Фәнис Зиһаншин  ТНВ каналының иң популяр программаларыннан берсе караоке-шоу «Жырлыйк эле!» дә катнаштылар.

Алар 3 өлештән торган  чарада  уен формасында халык җырларын, уен коралларын атау буенча белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәдә Ләйлә Кадырова җиңеп чыкты. Калган катнашучыларга истәлеле бүләкләр тапшырылды.

Җырчылар белән бергә программада “Тамырлар” группасы да катнашты.

Район халкы ТНВ дан бу тапшыруны 19 нчы январьда карый ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International