4 нче январьда Сеитово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лабутов Николай Михайловичка 95 яшь тулды.
Бу бәйрәм белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, ветеран Фатых Хикмәтуллин, Макыл авыл җирлеге башлыгы Алина Матвеева килде.
Ул канлы сугышта Ватаны өчен көрәшкән һәр кеше – герой. Бу крестьян гаиләсендә туып үскән Николай 4 класс белеме белән ата – анасына булыша башлый. Аннан соң Яшел Үзәндәге ФЗУ ны (1939-1940 еллар) тәмамлап плотник һөнәре ала, «Серго Орджоникидзе» заводында лабазлар коруда катнаша.
1942 нче елда сугышка алынып, инженерия гаскәрләренең 14 нче бригадасында эшли.
Сугышны Дрезден шәһәрендә тәмамлый.
Хәзерге көндә яңа йортта кызы карамагында картлыгын уздыра.