Балаларга район башлыгы бүләге

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе

Бүген район культура йортында аеруча сәләтле балаларга район башлыгының бүләкләре белән Яңа ел чыршысы үткәрелде.

- Бүген монда иң яхшы укучылар, иң яхшы активистлар, иң яхшы спортчылар җыелды. Мин уйлыйм:  алга таба да сез үзегез алдында куйган максатны а саклап барырсыз һәм районыбыз үсешенә үзегездзн зур өлеш кертерсез диеп. Сезнең сәләтегез безнең өчен әһәмиятле һәм кирәк. Сезнең бүгенге тормыштагы актив позициягез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - диде  җыелган укучыларга карап район башлыгы Марат Зиатдинов.

“Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчылары” дип исемләнгән әкиятне кунаклар исләре китеп карады. Ксения Анохина җитәкләгән “Яктылык” дип аталган театраль группа бик матур декорацияләр һәм искиткеч төсләрдәге костюмнар арасында  чынлап та тылсымчыларга әверелгән иде.

Барысы да Кыш Бабай һәм Кар Кызы кулыннан район башлыгының бай бүләген алды һәм традицион фотосурәткә төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International