Күрмәүче язучы

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

1 нче январьда 20 нче йөзнең иң күренекле язучыларыннан берсе Джером Дэвид Сэлинджерга 100 яшь тула. Бу датага багышлап, район китапханәсендә”Күрмәүче язучы” дип исемләнгән күргәзмә барлыкка килде.

Аның югары сыйныф укучыларын хәзерге көнгә кадәр дулкынландырып килгән  визит карточкасына әверелгән иң күренекле әсәре “Арыш арасындагы упкын өстендә” дип атала.

Күргәзмәдә бу каршылыклы һәм үзсүзле америка язучысының тормыш һәм иҗат юлы билгеләгән материаллар урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International