Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Күңелле элмәкләр” дип исемләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе узды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Күңелле элмәкләр" дип исемләнгән крючок белән бәйләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе узды.

Крючок белән бәйләү бүген кул эшенең иң популяр төрләренең берсе булып кала. Бәйләнгән әйберләр матур гына түгел, алар уңайлы һәм һәркемгә үзләренең сәнгатькә карашын һәм фантазиясен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Күргәзмәдә интернат - йортта яшәүче һәркем  катнаша алды. Күпләр кул эшләре белән күңел өчен шөгыльләнә,ә аннары иҗат җимешләрен якыннарына, күршеләренә  бүләк итә.

Кайвакыт кул эшләренең  үзенчәлекләре турында берничә кеше генә белә. Күргәзмә безнең кешеләрнең никадәр талантлы булуын тагын бер кат раслады. Оригиналь иҗат җимешләре белән соклану күпме шатлык - куанычлар алып килде.  Кургәзмә тәмамланганнан соң, интернат-йортта яшәүчеләр  үзара фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International