ТР ның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгы 2019 нчы елның 1 нче январеннан 25.12.2018 № 481-ФЗ чыккан Федераль Закон нигезендә Татарстанда минималь хезмәт хакының үзгәрүе турында хәбәр итә. Ул Хәзер Россия территориясендә 11280 сум тәшкил итә.
РФ Хезмәт Кодексының 129, 133 нче маддәләре нигезендә хезмәт хакы аннан да кимрәк була алмый. Ә кимрәк булган очракта эш бирүче аны шул размерга җиткерергә тиеш.
Бу Законны бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.