Христос Раштуасы – христианнарның Иисус Христосның тууына багышланган иң төп бәйрәме. Ул 40 көнлек Раштуа посты белән билгеләнә.
Шул бәйрәмнең традицияләренә һәм йолаларына багышланган бәйрәмдә бүген культура хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Алар культура һәм ял паркында җыелып, шул ерак вакыйгаларга багышланган җырлар, биюләр, йолалар башкардылар.
Салкын булуга карамастан, барысы да күңелле узды.