Иртәнге утырыш

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бүген, 11 нче январьда,  район Советының Актлар залында иртәнге утырыш булды,   анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышны район башлыгы Марат Зиатдинов  җитәкләде.

Эшләнгән эшкә отчет Башкапрма комитетның  мәгариф һәм культура бүлеге башлыклары бирде.

Утырыш барышында налог бурычлары, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең саны, анда түләүнең торышы, районда туризмның үсеше, яңа объектлардагы төзелеш кимчелекләрен юкка чыгару, автобус маршруты мәсьәләсе, вак авылларда сәүдә итү турындагы сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International