Статистик мәгълүматлар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Югары Ослан Советының гомуми бүлеге тарафыннан ел буе гражданнарны бердәм кабул итү көне турында статистик мәгълүматлар алып барыла.

Кабул ителгән карар буенча гражданнарны район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, аның 1 нче урынбасары кабул итә.
2018 нче ел эчендә Югары Ослан Советына 296 кеше мөрәҗәгать иткән.

Алардан:
-    язмача – 63
-    “Туры линия” белән - 50
-    электрон почта аша – 97
-    ТР Президенты идарәсеннән – 86.

Сорауларның күбесе хуҗалык эшчәнлегенә карый: шәһәр төзелеше, авыл хуҗалыгы, торак – коммуналь хәҗәтләре, социаль сфера, эшкә урнашу, страхование һ .б.

2019 нчы елның кабул итү графигы белән район сайтының “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре” дигән сайтында таныша аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International