12 нче январьда күренекле япон язучысы һәм тәрҗемәчесе Харуки Муракамига 70 яшь тула. Аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә барлыкка килде.
Язучы барлыгы 14 роман, 12 хикәяләр җыентыгы, әкиятләр, 5 нон – фикшен жанрындагы әсәр язган. Аның әсәрләре 50 телгә тәрҗемә ителгән һәм миллионлаган тираж белән басылып чыккан. Ул – япон һәм халыкара премияләр лауреаты.
Аның әдәбиятының иң кызык ягы – космополитик булуы.