2018 нче елда Югары Ослан районының контроль-хисап Палатасы барлыгы 52 контроль – аналитик чара үткәргән.
2017 нче ел бюджеты үтәлеше турында тышкы тикшерү нәтиҗәләр буенча нәтиҗәләр әзерләнде, авыл җирлекләре бюджет проектлары , бюджет үтәлеше буенча 9 айның нәтиҗәләре чыгарылды.
Июль – декабрь айларында РФ ның сәүдә өлкәсендәге товарлар, эш, услугалар сатып алу буенча законнары үтәлешенә экспертиза һәм аналитик чаралар уздырылды.
План буенча авыл җирлекләре бюджетының максатчан тотылуы тикшерелде.
Закон бозуларның гомуми суммасы 10146,2 сум тәшкил итә.
Бюджет учреждениеләренә язма рәвештә 8126,0 мең сумлык тәртип бозуларга җавап җибәрелде.
Балигъ булмаган балалар га тотыла торган субвенцияләрнең дөрес тотылуы тикшерелде.
Моннан тыш район прокуратурасы тарафыннан 05.04.2013 г. №44-ФЗ нигезендә бюджет акчаларының 01.01.2017 - 01.10.2018 периодында дөрес тотылышын тикшерү булды.
Л.И. Хөрмәтуллина