Казанда – “Манзара” премиясе

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

19 нчы январьда Казанның Дәүләт өиркы аренасында ел саен үтә торган “Манзара” спорт – музыкаль премиясе узачак. Бу чара татар эстрадасы артистларының тере чыгышлары һәм “Көрәш” ярышларын үз эченә ала.

Көрәштә 30 Татарстан, Рәсәй, Бөтендөнья чемпионы: Осканов Эскархан (Казахстан), Молдован Анатолий (Молдавия), Ахмедов Голиб (Узбекистан), Махмат Миров (Таджикистан), Раиль Нургалиев (Татарстан), Турал Азимов (Тюмень), Ренас Калимуллин (Татарстан) катнашачак.

Артистлардан: Салават Фатхетдинов, Илсаф, Нурзада, Иван Громов, Динар Шаймарданов, Римма Никитина һәм тагын күренекле җырчылар үзләренең иҗатын күрсәтәчәк.

Иң мөһиме – билет сатып алучылар арасында яңа кузовлы Lada Granta автомобиль уйнатылачак.

Чара программасы сәгать 10.00 нан 21.00 гә кадәр дәвам итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International