2018 нче елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 4582 баш бозау алды. Бу күрсәткеч 2017 нче елга караганлда 128 башка күбрәк дигән сүз.
1. АО « Красный Восток Агро» -3220 баш - 286 га күбрәк;
2. ООО АФ « Заря» - 317 баш - 27 гә күбрәк;
3. КФХ « Прокопьева А.И.» - 171 баш - 35 кә күбрәк;
4. КФХ «Жестков А.В.» - 30 баш - 1 гә күбрәк;
Киметүчеләр арасында - ООО АФ «Нармонка» филиал №4 - 796 баш - 208 гә азрак, КФХ « Николаев» - 19 баш – 17 гә азрак. Болар барысы да көтүлекләрнең сыйфатлы булмавыннан барлыкка килгән күрсәткечләр.
КФХ «Пашков С.И.» 2017 нче ел эчендә 13366 баш дуңгыз үрчеткән, бу - узган елгыдан 368 башка күбрәк дигән сүз.