15 нче январьда район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Советның бөтен бүлекләре катнашында Югары Ослан район Советы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Анда Совет Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина үткән елга анализ ясады.
Аннан соң барлык бүлек башлыклары үз эшчәнлеге турында презентация күрсәтте. Барысы да бу эшкә җаваплы килгән. Район башлыгының һәр чыгыш ясаучыга үз соравы бар иде. Аларга төпле итеп җавап бирелде.