Архив яңалыклары

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2019 нчы ел башында архив хезмәткәрләре 80 яшьтән узган колхозда эшләгән кешеләр категориясе документларын табу проблемасы белән очрашты.

Ул вакыт колхоз членнарына хезмәт кенәгәсе ачу бик сирәк булган, яисә алар югалган.

Архив документлары буенча хезмәт көне бик авыр бирелгән.

Алар арасында мондый эчтәлеклеләре дә булган:

-    хокуклар: һәр крестьянин үз ишегалдында 1 сыер, 3 сарык, яисә кәҗә,  1 дуңгыз тотарга хаклы;

-    Җир алуга да, сатуга да,  арендага да бирелми...

-    һәр колхозчыга 30 сотый җир бирелә;

-    колхоздан чыгар өчен гомуми җыелыш карары кирәк...

-    карт колхозчыларга пенсияне 100%, 25 ел эшләүчеләргә 50% түләнсә,  колхозда эшләмәүчеләргә пенсия бөтенләй түләнмәгән.

-    ирләрнең елга 350 хезмәт көне булырга тиеш, ә хатын - кыз – 250 көн эшләргә тиеш булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International