Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 19 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районының Печище авыл җирлегендә 50 елдан соң мәхәббәтләрен күтәреп, аны чын кыйммәткә әверелдерә алган Фадеевлар  гаиләсе Николай улы Николай һәм Иван кызы Валентина алтын туйларын билгеләп үттеләр. Фадеевларның бергә узган еллары-чын байлык. Авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, һәрвакыт бергә булган, кайгы-шатлыкны бүлешкән, тату һәм ныклы гаиләне саклап калган чын-чынлап алтын кешеләр бу. Гомер буе бер-берсенә тугрылык, үз эшенә тугрылык күрсәттеләр һәм балалары, оныклары өчен үрнәк булдылар.  
       
Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан Фадеевларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар.  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Печище авыл җирлеге башлыгы Леонтий Яковлев, балалары, туганнары һәм якыннары исеменнән бүләк тапшыру белән бик күп җылы сүзләр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International