Шимбә көнне 2019 нчы елның иң яхшы татар теле укытучысы бәйгесенең район этабы тәмамланды.
Бу профессиональ конкурста 14 татар теле һәм әдәбмяты укытучысы көч сынашты. Алар быелгы тел мәсьәләләре буенча болгавыр чорда үзенең осталыгы, балаларга мөнәсәбәте, яңа отышлы технологияләрне куллана белүен күрсәтте.
Конкурста Макыл мәктәбе укытучысы Амутбаева Гөлзәр Абдулловна җиңү яулады. Ул 1 нче февральдә зонакүләм ярышта катнашачак.