21 нче гыйнвар көнне Татар Борнашы авылында халык җыены булып узды, Анда район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР ның Информатизация Министры урынбасары Мөгиноав А.Р, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Җыелучылар алдында Татар Борнашы авыл җирлеге башлыгы С.В.Бурукин чыгыш ясады. Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук полиөиянең вәкаләтле участковые Д.В.Малахов хисап тотты.
Гражданнар җыенында субсидияләр, юллар, кич белән йортларда су булмау, клубта аппаратураны алыштыру, җир пайлары, ФАПта участок терапевты кирәклеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.