Югары Ослан авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнвар көнне Югары Ослан авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР ның информатизация Министры урынбасары Азат Мөгинов, район прокуроры В.Егоров район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
            
Җыелучылар алдында Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Раков Вячеслав чыгыш ясады.  
          
Гражданнар җыенында субсидияләр, юллар, кич белән йортларда су булмау, клубта аппаратураны алыштыру, җир пайлары, ФАПта участок терапевты кирәклеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
          
Җыелыш ахырында Марат Галимҗанович  очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International