Экспортны үстерү Үзәгендә эшлекле очрашу

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

22 нче январьда район Башкарсма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Татарстанның Экспортны үстерү Үзәге җитәкчесе Марат Хәйретдинов белән эшлекле очрашуда булды.

Бу Үзәкнең максаты – кече һәм урта экспортерларның тышкы экономик эшчәнлеген үстерүгә юл ачу. Бу – эшмәкәрләр өчен консулҗьацияләр, чит ил чараларын хәзерләү, күргәзмәләрдә катнашу, эшлеклк миссияләр уздыру, продукциянең стандартизациясе һәм сертификация буенча шартлар тудыру, проектларның экспертизасын уздыру.

Марат Хәйретдинов район белән танышканда  с АО «Таткрахмалпатока» генераль директоры Альберт Прокопьев белән очрашты һәм ООО НПФ «Геоник» эшчәнлеге белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International