Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2019 нчы елның 1 нче январена Югары Ослан территориясендә 5943 умарта корты гаиләсе исәпләнә. Пасекаларның төп хуҗалары булып шәхси хуҗалар тора. Аларның үз ишегалларында 5677 умарта гаиләсе бар. Калганнары авыл хуңалыгы товары җитештерүчеләргә карый.

Район умартачылары узган елда 1505 центнер бал җитештергән. Бу бер умарта гаиләсенә 25 кг дигән сүз. Аның бәясе базар бәясе буенча 45 миллионга якын чыга.

Умартачылар балны кайда гына сатмый, иң күп өлеше авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International