Бүген Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Минем инициатива” дигән социаль проектлар конкурсының муниципаль этабы узды.
Анда 5 мәктәптән укучылар катнашты. Жюрига бик кызыклы проектлар тәкъдим ителде: “Бер йотым чиста су” - Югары Ослан мәктәбе, “ Ачык һавада музей” - Татар Борнашы мәктәбе, “Кышкы сәяхәт” - Олы Мәми мәктәбе, “Мәктәп телевидениесе” – гимназия, “Йөрәк исән булганда, истәлек тә яшәр” - Макыл мәктәбе.
Барлык проектларда игътибарга лаек һәм барысы да республика конкурсына тәкъдим ителә.