Өйдәге газ җиһазларының эксплуатациясе

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта газ шартлап янгын чыгу һәм кешеләрнең ис тиеп үлү очраклары ешаю сәбәпле, күпквартиралы йортларда яшәүчеләргә газ җиһазлары белән сак булу кагыйдәләре турында хәбәр итәбез.

Газ корылмаларына техник тикшерү уздыре махсус белгечләргә һәм оешмаларга беркетелгән. Алар кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм техникага дөрес итеп ремонт ясау өчен дә җаваплы.

Шуңа күрә:

-     Газ җиһазларын югары квалификацияле белгечләргә генә күрсәтү зарур.
-     Газ приборларына җеп бәүләү һәм кием киптерү тыела.
-    Төнгә газ плитәләрен кабызып куярга ярамый.
-    Балаларны газ җайланмаларына җибәрмәгез.
-    Газ җайланмаларын һаман контрольдә тотыгыз; ул тыныч кына ялкынсыз янарга тиеш, һ.б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International