Ленинград блокадасы тарихның иң кара битләреннән берсе. Шуңа күрә аны азат иткән көн рус халкы өчен иң әһәмиятле вакыйгалардан санала. Чөнки бу сугышларда бик күп милләт кешеләре башларын салган. 27 нче январьда блокада алынганга 75 ел тула.
24 нче январьда район культура йортында ветераннар өчен “Бирешмәс Ленинград” дигән әдәби кичә узды.
Сугыш ул ерак гасырлардан килә торган иң зур трагедия, кайгы, курку...
Бу көнне ветераннар Ленинград блокадасы турында шигырьләр укыды, истәлекләрне барлады.