Кыш патшалыгы

2019 елның 25 гыйнвары, җомга


Кичә “Березка” балалар бакчасында өлкән группа тәрбиячеләре Екатерина Зеленцова һәм  Надежда Егорова балалар арасында “Кыш патшалыгы” дип аталган хикәяне сөйләү буенча конкурс оештырдылар.

Балалар әниләре белән бергә бик кызыклы зур-зур хикәяләр уйлар чыгардылар. Аларның күбесе иҗади иде.

Конкурста катнашкан 17 бала арасыннан:
-    3 нче урынны –Камиль Галявиев һәм Агата Тугушева;
-     2 нче урынны – Софья Данилова иһәм Валерия Цыганок;
-    1 нче урынны – Кирилл Якимов яулады.

Калганнарга Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International