Югары Ослан районының 16 нчы номерлы халыкка материаль ярдәм күрсәтү үзәге ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән яңа туган балаларны тәрбияләү өчен “Балалы гражданнарга дәүләт пособиесе турындагы 1995 нче елның 19 нчы маенда чыккан 81 нче номерлы федераль закон буенча эш итә.
Пособие түбәндәгеләргә каралган:
- йөкле булу һәм бала табу;
- алдан учетка басучы хатын-кызга бер тапкыр түләнә торган пособие;
- бала табу уңаеннан ай саен түләнә торган пособие;
- хәрби хезмәткә алынган ирләрнең хатыннарына түләнә торган пособие.
Уртача яшәү минимумы тулмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга 18 яшенә кадәр ай саен пособие түләнә.
Тулырак мәгълүмат өчен социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә (2-13-01) һәм uslugi.tatarstan.ru. порталына мөрәҗәгать итәргә чакырабыз